«Илдан-Лик» мода театрының модель мәктәбе Казахстанның Актау шәһәрендә «Model Cup - 2025» - «Төрки дөнья этномодасы» I Халыкара модельләр конкурсында катнаша. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.
«Актау шәһәре Каспий диңгезе ярында урнашкан, һәм 2025 елда «Актау – төрки дөньяның мәдәни башкаласы» статусын алды.
Бу хакта төрки мәдәниятне һәм сәнгатьне үстерү буенча халыкара оешма әгъзалары дәүләтләренең 41 утырышында хәбәр ителде. Әлеге вакыйга уңаеннан бу конкурс үткәрелә», - дип хәбәр иттеләр конкурсны оештыручылар.Конкурс төрки халыкларның бай тарихы һәм мәдәнияте белән таныштыру һәм төрки мәдәниятнең алга таба үсеше максатында оештырылды. Шулай ук ул модельләр өчен конкурсларны популярлаштыру, конкурста катнашучыларның һөнәри үсеше өчен ярыш һәм иҗади атмосфера тудыру өчен үткәрелә. Башлап җибәрүче һәм тәҗрибәле модельләргә, модель мәктәпләренә, мода агентлыкларына һәм театрларына ярдәм итү максаты куела.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии