На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Зачем коверкать русский язык!?«Ак чәчәкләр» бул...
  • Olga Rogova
    что это тут за пурга? Сайт российский! Что это за словесный чуркестанский  понос на русском сайте?Төмән өлкәсендәге...
  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...

Самарада инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр өчен махсус Корбан гаете узды

Самара Ди­ния нәзарәте үзенчәлекләре булган балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен Корбан бәйрәме уздырды. Бу чара быел беренче тапкыр уздырылды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Әлеге чара инициаторы һәм оештыручысы Алсу Зилидинова сүзләренә караганда, мондый бәйрәмне уздыру идеясе аның күңелендә күптән туган.

«Бервакыт минем янга бер инвалид баланың әнисе килде һәм Җәмигъ мәчете гади балалар өчен бәйрәмнәр һәм төрле чаралар үткәрә, ә менә авыру бала белән килү мөм­кин түгел, дип зарланды. Менә шул вакытта мин үзенчәлекле гаиләләр өчен аерым бәйрәм уздырачакмын, дип ниятләдем. Шулай балаларга шатлык бүләк итәсе, әниләренә бу дөньяда үзләре генә тү­гел икәнлеген күрсәтәсе, Ал­лаһы Тәгалә аеруча яраткан кешеләренә сынаулар бир­гәнен исләренә төшерәсе килде. Мин үз идеямне мөфти Талип хәзрәткә җиткердем һәм ул, һәрвакыттагыча, башлангычымны хуплады. Бу бәйрәмне планлаштырганда, мин гаиләләр, социаль ярдәм үзәкләре һәм инвалидларның иҗтимагый оешмалары белән күп аралаштым, бу балаларга ничек якынаерга, нәрсә бе­лән сөендерергә һәм ничек зыян китермәскә икәнлеген өйрәндем. Әкренләп командабыз формалашты һәм бер­гәләшеп бу идеяне тормышка ашыра алдык», – диде ул.

Бәйрәмне «Нур» мәдрәсәсе ректоры Али хәзрәт Сөләй­манов ачып җибәрде. Ул җыелган ата-аналарны һәм балаларны Корбан гаете һәм Зөлхиҗҗә ае белән котлады. Гаиләләренә сәламәтлек, киләчәккә ышаныч теләде, инвалид баласы булган гаи­ләләргә зур игътибар һәм шатлык бүләк иткән өчен әлеге бәйрәмне оештыручы­ларга һәм волонтерларга рәх­мәт белдерде.

«Мондый игътибар, чыннан да, бу категория гаиләләр өчен бик мөһим. Чөнки авыру балалар үзләре генә түгел, аларның гаилә әгъзалары тор­мышы дә чикләнгән, мондый балалар янында даими рәвештә кемдер булырга тиеш. Аларны караучыга башка эшкә вакыты да, көче дә калмый. Гаиләнең финанс ягы да чикләнгән: баланы дәвалау һәм тернәкләндерү – арзан эш түгел. Һәм, кагыйдә буларак, бөтен авырлыклар әниләр җилкәсенә төшә: мондый гаиләләрнең күбесе тулы түгел», – диде ул.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх