На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Виктор Рубцов
    Все добрые люди поздравляют друзей с днём рождения.Рөстәм Миңнеханов...
  • Sergey Pnz
    У нас в стране, официальный язык - русский. Зачем писать в общую сеть на непонятном языке.Васил Шәйхразыев ...
  • галина
    А где перевод? Что за абра кадабра?«Авыл укытучысы –...

Путин контрактчылар өчен айлык компенсация турындагы карарны имзалады

Россия Президенты Владимир Путин махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби-контрактчыларның билгеле бер категориясе өчен айлык компенсация түләүләрен кертү турындагы карарны имзалады. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында чыкты.

Карар буенча яңа түләүгә хокукны түбәндәге критерийларга туры килә торган хәрби хезмәткәрләр ала:

1. 2022 елның 24 февраленнән башлап хәрби хезмәт узу турында контракт төзүчеләр;

2. Махсус хәрби операциядә катнашучылар;

3.Тиешле еллар эшләгән өчен пенсия алучылар, аны түләү хәрби хезмәтне яңадан торгызуга бәйле рәвештә туктатылган кешеләр;

Айлык компенсация түләве күләме түләүне туктатып тору вакытына хәрби хезмәткәр алган тиешле еллар эшләгән өчен пенсиянең 100 процентын тәшкил итәчәк.

Шул ук вакытта аны түләү туктатылганнан соң булган пенсиянең күләмен арттыру (индексацияләү) исәпкә алына.

Россия Кораллы көчләре сафларында хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына ( Казан, Аэропорт урамы, 1/40 йорт, тел. 8843 221 44 52 ) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шулай ук 8800 222 59 00 номерына, кол-үзәкнең 117 төбәкара номерына шалтыратырга була.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх