На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Казанда фронтовик-шагыйрь Мостай Кәримне әдәби митинг-концертта искә алдылар

Казанда Башкортстанның халык шагыйре, фронтовик язучы Мостай Кәримнең туган көненә багышланган «Мостай Кәрим: сугышчы, шагыйрь, гражданин» әдәби митинг-концерты узды.

Мостай Кәрим исемендәге сквердагы шагыйрь һәйкәле янында бөек башкорт шагыйре, язучысы, драматургы, публицисты, Бөек Ватан сугышында катнашкан, күп кенә сугышчан һәм хезмәт орденнары һәм медальләре кавалеры, йөзъеллыкның күренекле җәмәгать эшлеклесе Мостай Кәримнең 106 еллыгын билгеләп үткәннәр.

Бу хакта Татарстан Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Кунаклар алдында музыкаль сәламләү сүзләре белән «Башкорт милли-мәдәни автономиясе – Татарстан Республикасы башкортлары корылтае (конгрессы)» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе, Татарстан Республикасының атказанган табибы Гали Хәсәнов, «Башкортларның милли-мәдәни автономиясе – Татарстан Республикасы башкортлары корылтае (конгрессы)» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары, «Залесный» мәдәни үзәге директоры, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Тимур Йосыпов, курайчы-виртуоз, Башкортстанның халык артисты Роберт Юлдашев чыгыш ясадылар. Алар өчәүләп курайда башкорт халкы гимнын чагылдырган «Урал» музыкаль композициясен башкардылар.

Бәйрәмгә килүчеләр алдында хөрмәтле кунаклар чыгыш ясады.

«Аның әсәрләре минем шәхес үсешемдә дә зур роль уйнады. Мостай Кәримнең һәйкәле шагыйрьнең прозасын да, поэзиясен дә, драматургиясен дә чагылдыруы бик сөендерә. Габдулла Кариев исемендәге театрда Мостай Кәримнең «Озын-озын балачак» әсәре буенча спектакль куела, карарга киңәш итәм», – дип белдерде Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева үзенең чыгышында шагыйрьнең бөеклеген ассызыклады.

«Мостай Кәрим – бөек шагыйрь. Ләкин ул әле гражданин да, үз халкының язмышын тулысынча уртаклашкан кеше дә. Һәм нәкъ менә шуңа күрә дә Мостай Кәрим дигәндә – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын искә төшермичә булмый. Минем карашка, аеруча ничектер үзенчәлекле итеп аның «Өч көн тоташ кар ява» шигыре укыла. Бу шигырьнең фәлсәфәсе, гуманизмы безнең катлаулы көннәребездә дә халкыбызның характерын бөтенләй аерым ачып бирә кебек тоела», – диде ул.

«Татарстан Республикасы башкортларының милли-мәдәни автономиясе-корылтае (Конгресс)» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Гали Хәсәнов, әдипнең шигърияте ватанпәрвәрлек рухында язылганын әйтте. «Мостай Кәрим тормышы – Ватанга мәхәббәт үрнәге. Гражданин, патриот, бөек шагыйрь, ул гади халык, тормыш, проблемалар, гади халыкның хыялы турында язган һәм аның сүзләре безнең арада яшәвен дәвам итә. Без аның иҗатына әле дә сокланабыз һәм илһамланабыз. Нәкъ менә 20нче октябрьдә Казанда Мостай Кәрим һәйкәле янында – бәйрәм үзәгендә – без ел саен бөек шагыйребезне хөрмәт итәбез һәм аның «рус түгел мин, ләкин россияле»шигырен зур ярату белән укыйбыз», – диде ул.

Шулай ук шәрәфле кунаклар арасында Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Башкарма комитеты җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Ренат Вәлиуллин, ТР Халыклар дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров булган.

Тамашачылар алдында Земфира Галләмова җитәкчелегендәге рус-татар җыелма хоры һәм Айгөл Шәрәфиева җитәкчелегендәге Казан шәһәренең «Залесный мәдәни үзәгенең «Ак тирәк» җыр театры» башкорт халык фольклор ансамбле «Киске уйындар» фольклор композициясе белән чыгыш ясады. Митинг һәйкәлгә чәчәкләр салу белән тәмамланды. Быел бәйрәм Россия Президентының Мәдәни инициативалар фонды һәм Мостай Кәрим исемендәге фонд грант ярдәме белән узган.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх