Атна дәвамында Татарстанда 10-15 сантиметр биеклектәге кар катламы барлыкка киләчәк. Циклонлы һава торышы көтелә, дип хәбәр итә республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Иртәгә, 10 декабрьдә, республикада кар, җепшек кар явуы, шулай ук буран булуы көтелә. Явым-төшем вакытында күз күреме 1000 метрга кадәр начарлана.
Секундына 16 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы -9...-4, ә көндез -6...-1 градус була. Юлларда бозлавык, кар көрте булырга мөмкин.11 һәм 12 декабрьдә бераз явым-төшем көтелә: чәршәмбе көнне кар, ә пәнҗешәмбе көнне җепшек кар явачак. 11 декабрьдә көндез һәм 12 декабрьдә төнлә буран һәм күз күреме сизелерлек начарлану көтелә. Җил тизлеге секундына 15-18 метрга җитәчәк. 11 декабрьдә төнлә һава температурасы -9..-4, көндез -4..0 градус була. 12 декабрьдә төнлә -5..0, көндез -3..0 градус була.
Якынча фаразлар буенча, җомга һәм шимбә – 13 һәм 14 декабрьдә вакыты белән кар явачак, көчле җил һәм буран була. Температура төнлә -11..-6 градуска төшә, ә көндез -8..-3 градус чамасы булачак.
Свежие комментарии