На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Андрей Павлов
    Киргуду! Бамбарбия!Бензин алу мөмкин...
  • Влад Бонд
    Что за херня?Миңнеханов: Татар...
  • александр
    офигенная статья. жаль, что не знаю на каком языке, а то бы перевел.Алексей Песошин Б...

Төмән өлкәсендәге Казанлы авылында 100 еллык тарихлы мәктәпнең яңа бинасы ачылды

Төмән өлкәсенең «Яңарыш» газетасында Асия Зимагулованың «Казанлыда яңа мәктәп ачылды» дигән язмасы чыкты.

Вагай районының бай тарихлы Казанлы авылы мәктәбе октябрь аенда үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үткән иде. Ниһаять, ике елдан артык вакытта төзелгән яңа мәктәп январь ахырында тантаналы рәвештә ачылу бәхетенә иреште.

Зур ике катлы мәктәп балаларга төпле белем, тәрбия, гармонияле үсеш бирер өчен замана таләпләренә туры китереп төзелгән, барлык шартлар тудырылган. Мәктәптә матур актлар залы, спорт һәм хореография заллары, җиһазланган фән кабинетлары, китапханә, робототехника һәм лего төзелеш кабинеты, технология дәресләре өчен бүлмәләр, киң ашханә булдырылган. 24 сабыйга исәпләнгән балалар бакчасы да бар.

Мәктәпнең ачылуы уңаеннан Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор белән телекүпер үткәрелде. Бу сөйләшүдә Вагай районы башлыгы Сергей Сидоренко, укучылар, ата-аналар, укытучылар катнашты. Алар яңа мәктәптәге тәэсирләре, хис-тойгылары турында сөйләделәр, губернаторга зур рәхмәтләрен белдерделәр.

Тантаналы линейкада район башлыгы, мәгариф бүлеге начальнигы Елена Корытова, Заречное мәктәбе директоры Наталья Абрамова, Казанлы мәктәбе филиалы җитәкчесе Ләлә Мөхәмәтуллина, өлкә Думасы депутаты ярдәмчесе Әнвәр Мәвлютов, Казанлы авыл җирлеге башлыгы Нәфисә Байбикова, ата-аналар исеменнән укытучы Дилә Юсупова кайнар сүзләр, тирән хисләр белән чыгышлар ясадылар, төзүчеләргә, ярдәмчеләргә рәхмәтләрен белдерделәр. ООО «Жилищное строительство» генераль директоры Азмет Хут зур шатлык белән уртаклашып, Ләлә Уразали кызына символик ачкычны тапшырды.

2025 ел Төмән өлкәсендә Ватанны саклаучылыр һәм Геройлар елы итеп игълан ителде. Тарих битләрендә изге Ватаныбызның азатлыгы, тынычлыгы өчен көрәшкән, һәлак булган якташларыбыз күп. Бүгенге көндә дә батырларыбыз җиңүне якынайтыр өчен гомерләрен жәлләмиләр, без алар белән горурланабыз, тирән хөрмәт белән башларыбызны иябез. Шул уңайдан балаларга, ата-аналарга, укытучыларга сәламләү һәм котлау сүзләре белән махсус хәрби операциядә катнашучы Фёдор Кубатов чыгыш ясады, ә Вагай мәдәният үзәге артистлары искиткеч патриотик җыр бүләк иттеләр.

Укучыларга төпле белем, тәрбия биргән, зур тәҗрибәле тарих, җәмгыять фәннәре укытучысы Җәлил Зимагуловка һәм рус теле, география фәннәре укытучысы Лиана Әхмәтчановага өлкә Думасының Мактау грамоталары, берничә актив авылдашларыбызга өлкә депутатының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Матур гадәт буенча, линейка ахырында яңа мәктәптә беренче кыңгырау тавышы яңгырады. Барлык килгән кунаклар, ветеран укытучылар, ата-аналар өчен мәктәп буенча кызыклы экскурсия оештырылды.

Кадерле коллегаларымны, укучыларны, ата-аналарны авылыбыз тарихында булган бу зур вакыйга белән котлыйм һәм иң матур теләкләремне юллыйм. Зур уңышлар сезгә!

 

Ссылка на первоисточник
наверх