Күпчелек мәктәп укучылары фикеренчә, рус теле буенча БДИ (Бердәм дәүләт имтиханы) һәм ТДИ (Төп дәүләт имтиханы) иң катлаулысы санала. Гомумән алганда, XI сыйныф укучылары бу имтиханнарга әзерләнүгә көненә 3-4 сәгать вакытын сарыф итә һәм чыгарылыш укучыларының яртысыннан артыгы әлеге процесста эмоциональ яктан «яна», дип яза «Газета.
Ru».Катлаулылыгы буенча икенче урында – математика, өченчедә - җәмгыять белеме. Әмма җәмгыять белеме сайлау буенча иң популяр предметларның берсе булып кала – 2025 елда сораштыруда катнашучыларның 44 проценты әлеге фәннән - ТДИ, 38 проценты БДИ тапшыра.
Тикшеренү күрсәткәнчә, укучыларның күпчелеге (74 процент) имтиханнарга әзерлек вакытында «яна» һәм сораштыруда катнашучыларның 26 проценты гына моны сизми.
Сораштыру буенча, мәктәп укучылары борчылу хисен күбесенчә тулы канлы ял һәм йокы (61 процент), музыка һәм подкастлар (58 процент), шулай ук дуслары һәм якыннары белән аралашу (47 процент) ярдәмендә җиңә.
Өстәвенә, мәктәп укучыларының яртысы диярлек (41 процент) имтиханнарга әзерләнү турында гаиләләре белән көн саен фикер алыша. Шулай ук сораштыруда катнашучыларның 42 проценты өчен иптәшләренең ярдәме бик мөһим түгел.
Свежие комментарии