На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

«Бер пояс, бер юл» терминалыннан Кытайга беренче экспорт поезды китте

«Бер пояс, бер юл» терминалыннан беренче экспорт поезды Кытайга юл тотты. Бу - «Алабуга» махсус икътисади зонасы Татарстанның Тукай районында гамәлгә ашыра торган логистика комплексының бер өлеше.

«ТР агросәнәгать комплексы продукциясе төялгән 76 контейнердан торган тимер юл составы Кытайга озатылды», - диелә терминалның телеграм-каналында.

Терминалның сыйдырышлылыгы берьюлы саклана торган сигез мең контейнер тәшкил итә, ә мәйданчыкның озынлыгы бер километрдан артып китә. Комплексның куәтләрен кече һәм урта бизнес та, шулай ук зур бизнес та файдалана алачак.

Контейнер терминалы атна саен Кытайдан ким дигәндә берәр поезд кабул итәр һәм кабат Кытайга җибәрер дип көтелә.

Кытай Халык Республикасына нефть химиясе һәм авыл хуҗалыгы продукциясе озатылачак, Татарстанга исә сәнәгать предприятиеләре өчен компонентлар һәм онлайн сату өчен товарлар киләчәк.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх