На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Зачем коверкать русский язык!?«Ак чәчәкләр» бул...
  • Olga Rogova
    что это тут за пурга? Сайт российский! Что это за словесный чуркестанский  понос на русском сайте?Төмән өлкәсендәге...
  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...

Чаллы шәһәр Советы утырышында яңа прокурорны тәкъдим иттеләр

Чаллыда IV чакырылыш шәһәр Советының 44нче утырышы алдыннан Автошәһәр мэры Наил Мәһдиев яңа прокурор Фәнис Шәйхаттаровны тәкъдим итте.

«Тәҗрибәле кеше. 1975 елда Татарстанда туган, өч бала атасы. Прокуратура органнарында эшен 1997 елдан Кама Тамагы районы прокуроры ярдәмчесе вазифасында башлый. Хезмәт эшчәнлегенең барлык этапларын узды.

Кама Тамагы, Арча, Питрәч районнарында прокурор булып эшләде», - дип тасвирлады мэр Шәйхаттаровның карьера юлын.

Мәһдиев шулай ук яңа прокурорның РФ Генераль прокуроры бүләге белән бүләкләнүен, «Россия прокуратурасына 290 ел» һәм «Россия прокуратурасына 300 ел» медальләре, III һәм I дәрәҗәдәге «Законга тугрылык өчен» билгеләре белән бүләкләнүен искәртте.

« котлыйбыз, уңышлар телибез. Аңлыйбыз, илебезнең зур сәнәгать үзәге, легендар «КамАЗ»лар ватаны, Чаллы шәһәре, һичшиксез, шәһәрнең төп кешесе контролендә һәм күзәтүендә булырга тиеш... ул барлык хуҗалык итүче субъектларда, дәүләт хакимияте органнарында законнарның үтәлешен күзәтә », - дип билгеләп үтте Автошәһәр башлыгы.

«Прокурор нәтиҗәле эшләргә, күзәтергә, кисәтергә тиеш. Чаллы шәһәре прокуратурасының тарихы яхшы», - дип йомгаклады Наил Мәһдиев.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх