На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

MOÑ мәйданчыгында яшь шагыйрәләр катнашында «Йокмый йокым» музыкаль-шигъри кичәсе була

19 сентябрьдә 19:00 сәгатьтә Татарстан Милли китапханәсенең MOÑ мәйданчыгында яшь шагыйрәләр, музыкантлар катнашында «Йокмый йокым» музыкаль-шигъри кичәсе оештырыла.

«Без һәрберебез кайчан да булса бу хис белән очрашабыз. Еш кына ул көтмәгәндә ишелә, ишелә дә безне аптырашта калдыра: «Ә нишләргә соң миңа?

». Шагыйрьләр шигырь яза башлый – бу аларның гашыйклыкка иң тәүге һәм табигый реакциясе. Гашыйклык чоры шигырьләре, гадәттә, күпкә чуаррак була, сүзләр чәчрәп-чәчрәп яңгырый. Аннары ул гашыйклык я кара күмергә кала, я күпкә тирәнрәк халәткә – яратуга күчә. Ә димәк шигырьләр дә үзгә төсмер ала. «Йокмый йокым»да шагыйрьләрнең бу хисне ничек кичерүен тыңларбыз. Алар белән бергә сак кына шушы өермәдәй халәткә чумарбыз», – дип хәбәр итә кичәнең оештыручылары.

Кичәдә шагыйрәләр Гүзәл Закирова, Миләүшә Гафурова, Айгөл Хәбибрахманова, музыкантлар Элина Ситдыйкова, Марат Шаяхмәтов, Алсу Мансурова, Тимур Милюков катнаша. Режиссер: Зилә Хөсәенова.

  • Проект мәдәни инициативалар Президент фонды ярдәмендә гамәлгә куела.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх