На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...
  • Анатолий Ишимбаев
    Пиши по русски кутакМарат Галиев: Зак...

Мөхәммәтшин: Россия венчур фондында технологик бизнеска ярдәм итүнең яңа юнәлешләре булды

Бүген «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә XIX Россия венчур форумын ябу тантанасы булды. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, парламент һәм республика Хөкүмәте исеменнән җыелучыларга мөрәҗәгать итте. Бу турыда республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Россия венчур форумы Казанда, республикабыз башкаласында уза, һәм без барыгызны да Татарстанда сәламләвебезгә шатбыз. Форум эшләү дәверендә Татарстан һәм гомумән Россия үсеше өчен актуаль булган мәсьәләләр буенча күпсанлы очрашулар һәм чаралар, дискуссияләр уздырылды», - дип билгеләп үтте сәясәтче.

Мөхәммәтшин ассызыклаганча, быел форумда технологик инновацияне алга таба үстерү стратегиясен формалаштыруга һәм венчур эшмәкәрлеге механизмнарының нәтиҗәлелеген арттыру юллары турында фикер алышуга ирешелде.

«Казанда чараларда компетентлы экспертлар катнашты. Тармак вәкилләре тарафыннан илнең фәнни-технологик үсеше процессында дәүләт һәм бизнесның тыгыз хезмәттәшлегенә сорау расланды. Россия технологик бизнесына ярдәм итүнең яңа юнәлешләре тәкъдим ителде, шул исәптән венчур капиталын җәлеп итеп», – дип санап китте форумның әһәмиятле нәтиҗәләрен ТР Дәүләт Советы Рәисе.

«Үз ягыбыздан без моның өчен максималь уңайлы шартлар тудырырга омтылабыз», – дип өстәде ул.

Мөхәммәтшин шулай ук соңгы елларда Татарстанда технологик эшмәкәрлеккә ярдәм итүнең киң инфраструктурасы төзелүенә игътибарны юнәлтте, бу мәсьәләдә ТР Фәннәр Академиясе һәм ТР Инвестиция-венчур фонды зур роль уйный.

«Безнең уртак максат - ресурсларны туплауга, фәнни эшләнмәләрне коммерцияләштерүгә, технологияләр трансферына һәм инвестицияләр җәлеп итүгә нигезләнгән инновацион икътисад булдыру. Россия венчур форумы үзен венчур тармагы вәкилләре һәм технологик компанияләр арасында, безнең чит ил партнерларын да кертеп, коммуникацияләр төзү өчен әһәмиятле каналларның берсе итеп күрсәтте», - дип аңлатты ул.

Моннан тыш, Фәрит Мөхәммәтшин форум алга таба да тәҗрибә уртаклашуга, Россия һәм халыкара хезмәттәшлекне үстерүгә, шулай ук перспектив идеяләрне һәм эшләнмәләрне коммерция буенча нигезле гамәлгә кертүгә, яңа заманча товарлар һәм хезмәтләр барлыкка килүгә ярдәм итәр дип ышаныч белдерде (соңгы ике пункт, аның карашынча, төп).

Форум азагында Фәрит Мөхәммәтшин чарада актив катнашучыларга һәм проектлар эшләүчеләргә, шулай ук стартаплар җитәкчеләренә ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатларын һәм дипломнар тапшырды.

XIX Россия венчур форумы Казанда һәм Иннополиста 9-11 апрельдә узды. Өч көн дәвамында профильле министрлыклар һәм ведомстволар, эксперт һәм бизнес-бергәлекләр вәкилләре, компанияләр һәм әйдәп баручы чит ил венчур фондлары җитәкчеләре венчур индустриясенең һәм туры инвестицияләрнең төп тенденцияләре турында фикер алышты. Росссия венчур фонды эшенә 5 меңнән артык катнашучы җәлеп ителгде, форумда 180нән артык стартап тәкъдим ителде.

 

Ссылка на первоисточник
наверх