Петербург халыкара икътисади форумы кырларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Арнест» акционерлык җәмгыяте президенты белән очрашу уздырды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Компания Россиядә һәм БДБ илләрендә аэрозоль җитештерү өлкәсендә лидерларның берсе. Шулай ук ул косметика продукциясе, көнкүреш химиясе, туңдырма һәм азык-төлек продуктлары кебек сегментларда алдынгы җитештерүчеләр рәтенә керә.
Сөйләшүләр барышында яклар хезмәттәшлекне киңәйтү перспективалары турында фикер алышты.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии