На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Николай
    А почему перевода нет? ФСБ-шники, вы куда смотрите? Тут террористы свои планы обсуждают, а вы и ухом не ведёте.Төмән өлкәсендәге...
  • Татьяна Рублева
    твоя моя не понимает!Татарстанда кешел...
  • Сергей Еремин
    ?777777Казанда «Биш буын...

Путин «Балалар китап картасы» программасын башлап җибәрергә тәкъдим итте

РФ Президенты Владимир Путин 2026 елдан «Балалар китап картасы» программасын башлап җибәрергә тәкъдим итте. Әлеге карталарга 3 мең сум күчереләчәк. Алар өч яшьтән алты яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче гаиләләргә биреләчәк.

«Китап – ул тәрбия процессының һәм гаилә традицияләренең аерылгысыз өлеше. Өч мең сум номиналлы картаны өч яшьтән алты яшькә кадәрге мәктәпкәчә яшьтәге балалар үстерүче гаиләләр алачак.

Карта өч яше тулган һәр балага биреләчәк, бу күп балалы гаиләләр өчен бик мөһим», - дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы. Аның сүзләрен Кремль матбугат хезмәте китерә.

Исегезгә төшерик, Россиядә «Пушкин картасы» программасы гамәлдә. Әлеге карта 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге мәктәп укучыларына һәм студентларга бирелә. Түләү инструментына күчерелгән акчаларны кинога, театрга һәм башка мәдәни чараларга билетлар сатып алу өчен кулланырга мөмкин.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх