Бүген, 29 майда, Диния нәзарәтендә Казанда джиу-джитсу буенча семинар оештыру һәм уздыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Очрашуда Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Джиу-джитсу федерациясе президенты Наил Исламкулов, ТР Джиу-джитсу федерациясе вице-президенты Рабит Бәдакшанов катнашты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Джитсерлар өчен мастер-класслар һәм аттестация белән ике көнлек семинарны Татарстан мөфтияте һәм ТР Джиу-джитсу федерациясе катнашында Россиянең танылган чемпион-джитсерларын җәлеп итеп оештыру көтелә.
Татарстан Республикасы джиу-джитсу федерациясе вәкилләре шулай ук Камил хәзрәткә Россия Федерациясе президенты Георгий Куковеровтан бүләк тапшырды.

Фото: © ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте
Свежие комментарии