На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Зачем коверкать русский язык!?«Ак чәчәкләр» бул...
  • Olga Rogova
    что это тут за пурга? Сайт российский! Что это за словесный чуркестанский  понос на русском сайте?Төмән өлкәсендәге...
  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...

«Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестивалендә катнашачак фильмнар исемлеге билгеле

«Алтын мөнбәр» XXI Казан халыкара кинофестиваленең шорт-листы формалаштырылган. Дүрт номинациядән торган төп конкурска Татарстанга бәйле өч фильм кергән.

«Тулы метражлы нәфис фильм» номинациясендә Радик Кудояровның Россия-Германия копродукциясе итеп күрсәтелгән «Карурман»ы бар. «Документаль фильм» номинациясенә Бай Хәйруллинның «Казан җөе» фильмы кергән. «Анимацион фильм» номинациясендә Элина Абызованың «Сквозь ресницы» фильмы.

Шулай ук 10 фильм кергән «Милли конкурс» номинациясе бар. Биредә Татарстан кинематографистлары эшләре тәкъдим ителә.

Алар арасында Ренат Сайганың «Авантюристы», Юлия Захарова белән Ирек Хафизовның «Әниләр һәм бәбиләр», Александр Далматовның «Кеше китә – җыры кала» һәм «Мансур Җәләлетдин» фильмнары, Фирдания Хөснетдинованың «Мой любимый пророк», Наталья Нилованың «Туган батыр» һәм башка фильмнар бар.

  • Форумның конкурс программасына барлыгы 50 фильм кергән.
  • Оештыру комитетына 67 илдән 845 гариза килгән.
  • Кинофестиваль 5-9 сентябрь көннәрендә үтә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх