На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • АЛЕКСАНДР Крымский
    Афтар на русском пиши а не на таоабарщине.Татарстан ДОСААФ ...
  • Evgenija Palette
    ПОШЛИ НА "Х" в свои тюркские издания... ЗДЕСЬ ИЗВОЛЬТЕ ГОВОРИТЬ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ!Болгарда балалар ...
  • Антонина Лаврентьева
    "Аргументы и факты" не в курсе , что Зеля никто по должности? Наркоша курьер между бандеровцами и их кураторами.И все!Фәрит Мөхәммәтшин...

Рөстәм Миңнеханов Астанада Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары ачылышында катнашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарын ачу тантанасында катнашты. Чара Казахстанда «Астана Арена» стадионында булды, дип хәбәр итә республика Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Тантанада Үзбәкстан Президенты Шәфкать Мирзиеев, Кыргыз Республикасы Президенты Садыр Жапаров, төрекмән халкының милли лидеры – Төрекмәнстанның Халк Маслахаты башлыгы Гурбангулы Бердымухамедов, Бөтендөнья этно-спорт конфедерациясе президенты Билал Эрдоган һәм башкалар катнашты.

Чара Казахстанның дәүләт флагын һәм Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары флагын алып чыгу һәм күтәрүдән башланды.

Гимн яңгырады, ә соңыннан стадион буйлап спортчылар тантаналы марш узды. Тантанада шулай ук Татарстан Республикасының дәүләт җыр һәм бию ансамбле дә катнашты.

Ярышлар Казахстан башкаласында 8-13 сентябрьдә уза. Уеннарда Россия җыелма командасы да катнаша – аңа 29 спортчы керә, алар спортның барлык төрләре буенча да көч сынашачак. Шулай ук ярышларга Татарстаннан 12 хөкемдар да җәлеп ителгән.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх