На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Әлки районында Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев ифтар ашы уздырды

Әлки районында туып-үскән, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «Алексеевскдорстрой» җәмгыяте Директорлар советы рәисе Фоат Вәлиев тарафыннан ифтар ашы узды. Ифтарда Базарлы Матакта яшәүче мөселманнардан тыш, авылларда яшәүче күп кенә ураза тотучылар катнашты. Аларны мәҗлескә авыл җирлекләре башлыклары туплап алып килгән.

Бу хакта «Әлки хәбәрләре» сайтында Азат Низамиев яза.

Район мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәлахиев мәҗлесне вәгазь сөйләүдән башлады. Аннан хәзрәт Коръән сүрәләре укыды.

Ифтар кунакларын район башлыгы Александр Никошин сәламләде. Гадәттәгечә татар телендә ул мөселманнарны ураза ае белән тәбрикләде, һәркемгә сәламәтлек, тынычлык һәм тоткан уразаларының кабул булуын теләде.

«Мин әлеге мәҗлескә район үзәгеннән, авыллардан вакыт табып килүчеләргә олуг рәхмәтләрне җиткерәм. Мәчетләргә йөрүчеләр, илебезгә тизрәк тынычлык килсен, дип догалар кылалар. Моны бөтен район, Татарстан, илебез халкы көтә. Фронтлардагы улларыбыз тизрәк өйләренә, гаиләләренә әйләнеп кайтсыннар иде», – дип кунакларга мөрәҗәгать итте Фоат Вәлиев.

Мәҗлестә Яңа Баллыкүл авылында яшәүче Габделхәй Саматов сүз сорап алды:

– Фоат Вәлиевич яңарак кына үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Мин әлеге табын артында утыручы барлык мөселманнар исеменнән аны шул шатлыклы вакыйга белән тәбриклим. Ул гомере буе изге эшләр, гамәлләр кылып яшәде һәм яши. Аллаһы Тәгалә аны, олылап, озын саләмәт гомер белән сөендерсен, – диде ул.

Күмәк намаздан соң мул табында тәмле ризыклар белән авыз ачтылар.

 

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх