На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Владимир
    И что это было??? Все 150 национальностей России должны разбираться в татарском языке???? Не очень ли круто татары вы...Камил хәзрәт еллы...
  • Александр Пятнистый
    так ты и вали сама отсюда. Это татарский сайт, и язык-татарскийБолгарда балалар ...
  • Владимир Рогожин
    Что за секретность?Для русских что то пакостное готовите?Геннадий Емельяно...

Түбән Камада шәһәрнең мактаулы гражданины Азат Зыятдиновны искә алу кичәсе булды

Түбән Камада шәһәрендә Халык иҗаты йортында күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе галим, публицист, меценат, профессор, техник фәннәр докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең әгъза-мөхбире, Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины Азат Шәймулла улы Зыятдиновның «Сагыналар сине якын дуслар» дигән искә алу кичәсе булды.

Бу хакта http://nkamsk-rt.ru сайтында Фәрит Имамов яза.

Шунысын да искәртү урынлы булыр, кичәнең исеме юкка гына «Сагыналар сине якын дуслар» дип аталмаган, искә алу чарасын, каяндыр рәсми рәвештә күрсәтмә биреп түгел, нәкъ менә аның белән янәшә торып эшләгән, аны якыннан белгән, аңа рәхмәтле булган, кайчандыр хезмәт юлын аның канаты астында башлаган кешеләр оештырган.

Бу чара VII чакрылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илшат Сәлахов һәм Азат Зыятдиновның шәкертләре һәм улы Нариман Таузари килештерелүендә оештырылды, диделәр. Кичә башлануга Илшат Сәлахов һәм Азат Шәймулла улының тагын берничә шәкерте сәхнәгә күтәрелеп, олуг фән эшлеклесенең эшчәнлеге турында кыскача гына таныштырып киттеләр, аңа рәхмәт хисләрен белдерделәр.

Балтач районының Таузар авылыннан чыккан гади татар егете, югары белем алган, 1968 елда Түбән Камага килеп, хезмәт юлын «Нефтехим» берләшмәсендә мастер булып башлап, хезмәт баскычлары аша уңышлы узып, цех начальнигы урынбасары вазифасына кадәр күтәрелгән. Ирешелгәннәре белән канәгатьләнеп калмыйча, белемен күтәрүне дәвам иткән, Мәскәү химия-технология институтының аспирантурасын уңышлы тәмамлап, кандидатлык диссертациясен, ә тагын бер дистә елдан аз гына артыграк вакыт эчендә докторлык диссертациясен яклаган.

Аның һөнәри эшчәнлеге «Түбән Кама Нефтехим» акционерлык җәмгыяте белән бәйле. Фәнни идарәдә — өлкән инженер, «Фәнни тикшеренү лабораториясе» начальнигы, акционерлык җәмгыятенең «Фәнни-технологик үзәк» директоры.

Азат Зыятдинов, галим буларак, 170 кә якын фәнни хезмәт һәм ачышлар авторы. Хөкүмәт аның тырыш хезмәтен югары бәяли. Аңа Татарстан Республикасының атказанган химигы исеме бирелә, 2001 елдан Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең әгъза- мөхбире итеп сайлана. Ул Түбән Каманың Мактаулы гражданины да әле.

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Рамил Муллин сәхнәгә күтәрелеп, бүгенге истәлекле вакыйга уңаеннан, үзенең фикерләрен әйтте. «Азат Зыятдинов шәһәребез елъязмасында тирән эз калдырган шәхес. Ул сәнәгать өлкәсендә дә, иҗтимагый тормышта да лаеклы урын биләде. Телен, милләтен кайгыртып, зур эшләр башкарды. Андый шәхесләр онытылмый. Бу искә алу кичәсе — шуңа бер мисал. Килүегез өчен барыгызга да рәхмәт», — диде ул, залда утыручы тамашачыларга мөрәҗәгать итеп.

Сәхнәгә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров та чыкты. Казан мэры Илсур Метшин кичәдә катнаша алмаганлыктан, аның сәламнәрен Казан шәһәре балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисе урынбасары Динар Сәйфуллин җиткерде.

Азат Шәймулла улының гаиләсен — тормыш иптәше Сания апа, улы Нариман һәм оныгын сәхнәгә чакырдылар. Нариман әтисе турындагы җылы истәлекләре белән уртаклашты. Тагын да куанычлысы: аның турында язылып, әле шушы көннәрдә генә дөнья күргән китабын да алып килгән ул. «Азат Зыятдинов — Тынгысызҗан...» дигән ул китапта, Нариман Азат улының сөйләвенчә, Азат абыйның тормыш юлы, эшчәнлеге һәм истәлекләренә киң урын бирелгән.

Кичәгә Азат абыйның якташларын да чакырганнар. Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары Илһам Гайнетдинов һәм Таузар авылы «Игенче» күмәк хуҗалыгы рәисе Булат Зыятдинов сәхнәгә күтәрелеп, якташлары исеменнән чыгыш ясады.

Чара кунагы Рамил хәзрәт Юнысов әйтүенчә, ул Азат Шәймулла улының сердәшчесе, фикердәше дә булган. Рамил хәзрәт түбәнкамалыларга Җәмигъ мәчетенең имам-хатибы буларак таныш. Ул үзенең үтемле вәгазьләре белән шәһәрдәшләребезнең һәм райондашларыбызның күңелендә якты эз калдырган дин әһеле. Хәзрәт бу кичәдә Азат абый турындагы якты истәлекләре белән уртаклашты, чыгышын Азат абый рухына багышланган дога белән тәмамлады.

Фото: © http://nkamsk-rt.ru

Фотода Азат Зыятдиновның гаиләсе (уңнан сулга): улы Нариман, хатыны Сания һәм оныгы.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх