На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Азат Хәким Ту-214 турында: Яңасын төзүгә караганда модернизацияләү җиңелрәк

«Тулпар» дәүләт корпорациясе Директорлар советы рәисе Азат Хәким Ту-214 лайнерын заманча модернизацияләү бик тә реаль, әмма вакыт кирәк, дип саный. Бу фикерне ул «Татар-информ» белән әңгәмәдә әйтте.

«Яңасын төзүгә караганда модернизацияләү һәрвакыт җиңелрәк. Бөтен дөнья шул юлдан бара. Монда мин бернинди катлаулы әйбер дә күрмим.

Вакыт уза һәм, әлбәттә, үзгәрешләр таләп итә. Барысы да реаль, әмма без теләгәнчә тиз булмавы аңлашыла, әмма акрынлап барысын да булдырырга мөмкин», — дип ышана Азат Хәким.

Кичә билгеле булганча, «Туполев» АҖ («Ростех» дәүләт корпорациясе составына керә) Ту-214 пассажир самолетларын модернизацияләү буенча инновацион конструкторлык үзәге булдырачак. Пассажир лайнерларын С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводында ясыйлар.

Ссылка на первоисточник
наверх