Татарстанда 10 июньдә эссе булачак. ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, республикада алмашынучан болытлы һава урнашачак. Көнбатыш районнарда кыска вакытлы яңгырлар, яшен һәм боз явуы ихтимал.
Җил күбесенчә көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан, тизлеге 6-11 м/с. Яшенле яңгыр вакытында кыска вакытлы көчәю 15-20 м/с ка кадәр булырга мөмкин, урыны белән җилнең тизлеге 23 м/с ка җитәргә мөмкин.
Максималь температура +28дән +33 градуска кадәр булачак.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии