На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...
  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...

Кузбасста йөкле мәктәп укучыларына 100 мең сум түләячәкләр

Кемерово өлкәсендә авырлы мәктәп укучылары һәм югары һәм урта махсус һөнәри белем бирү йортлары студентлары 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүләр алачак. Кузбасс Хөкүмәтенең әлеге карарын өлкә башлыгы – губернаторның беренче урынбасары Андрей Панов имзалаган.

Түләү алуга йөклелек срогы 22 атна һәм аннан да күбрәк булган, йөклелек буенча исәптә торучы һәм көндезге формада белем алучы (шул исәптән академик ялда булучы) хатын-кызлар дәгъва итә ала.

Балигъ булмаган йөкле кызлар өчен акчаны аларның законлы вәкилләре ышанычнамә нигезендә алырга хокуклы.

Йөкле мәктәп укучыларына һәм студентларга бер тапкыр бирелә торган түләү бирү тәртибе һәм шартларын кабул итү һәм гамәлгә кертү чоры 2025 елның 1 гыйнварыннан 31 мартына (карар рәсми басылып чыгу датасы) кадәр билгеләнгән.

Әлеге чорда түләү алу хокукы барлыкка килгән очракта, аны алу өчен агымдагы елның 1 июленә кадәр мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Агымдагы йөклелек өчен шундый ук түләү Федерациянең башка субъектында алынган булса, түләү билгеләнмәячәк.

«РИА Новости»га Кузбассның Халыкны социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, бер тапкыр бирелә торган түләүнең суммасы 100 мең сум тәшкил итәчәк.

Кемеров өлкәсенә кадәр йөкле мәктәп укучыларына бер тапкыр бирелә торган түләүне Орлов һәм Брянск өлкәләре хакимиятләре гамәлгә кертте. Биредә түләү 100 мең һәм 150 мең сум күләмендә билгеләнде.

Ссылка на первоисточник
наверх