Татарстанда яшәүчеләр 21 апрельдән 12 июньгә кадәр 2026 елда нинди паркларны, скверларны, яр буйларын, урамнарны һәм ишегалларын төзекләндерергә кирәклеген сайлады. Тавыш бирүгә республика буенча 283 иҗтимагый киңлек һәм 812 ишегалды территориясе чыгарылды.
Тавыш бирүдә 416 357 кеше катнашты. Иң күп тавышны Казанда яшәүчеләр (130 057 кеше) бирде, Чаллыда – 56 113, Түбән Камада – 28 905 кеше.
Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле һәм Мөслим районнарында яшәүчеләр аеруча актив булып чыкты. 45 районның һәркайсында үз җиңүчесе билгеләнде - бу киләсе елда төзекләндереләчәк территория. Тулы исемлекләр park.tatar һәм dvor.tatar порталларында чыкты.Казанда күпчелек тавышны «Тәбриз» скверы җыйды – 13 840. Ул Мәскәү районында Декабристлар һәм Восстание урамнары киселешендә урнашкан.
Чаллыда Фикрәт Табиев исемендәге яр буе (12 457 тавыш) җиңде. Территориянең бу өлеше яр буеның төп өлешеннән аерыла - монда су буйлап җәяүлеләр маршруты уза.
Түбән Камада тавыш бирү нәтиҗәләре буенча шәһәрнең төп иҗтимагый киңлекләренең берсе булган «Гаилә» паркын үстерү дәвам итәчәк.
Зур шәһәрләрдә яшәүчеләр паркларга һәм яр буйларына өстенлек бирсә, кайбер авыл районнарында урамнарга һәм иҗтимагый үзәкләргә ихтыяҗ бар. Мисал өчен, Яңа Чишмәдә Ленин урамын автовокзалдан Кояш урамына кадәр яңартачаклар, ә Алексеевскида Казаков, Совет һәм Җәмигъ мәйданнары тирәсендәге үзәк кварталны яңартачаклар. Биредә яшәүчеләр административ һәм социаль объектларны берләштерәчәк яңа җәяүлеләр элемтәләре барлыкка килүен көтә.
Татарстан шәһәрләрен үстерү институты директоры Наилә Зиннәтуллина сүзләренчә, авыллардагы үзәк урамнарның структурасын анализлау аларның шәһәр сәүдә үзәкләре функциясен үтәвен күрсәткән – бирегә сатып алу өчен генә түгел, хезмәт күрсәтү һәм аралашу өчен дә киләләр.
Шуңа күрә төзекләндерү ремонтны гына түгел, ә бу пространстволарның визуаль, социаль һәм мәдәни ролен көчәйтүне күздә тота.Тавыш бирүгә чыгарылган 812 ишегалды арасыннан халык 200 территорияне сайлап алды, алар 2026 елда Татарстан рәисе Рөстәм Миңнехановның «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндереләчәк. Ишегаллары өчен барлыгы 194 710 кеше тавыш биргән. Җиңүчеләр тавышлар саны буенча түгел, ә тавыш бирүчеләрнең гомуми халык санына нисбәте буенча билгеләнде – шуның нәтиҗәсендә төрле масштаблы йортларда төзекләндерү мөмкинлеге булды.
Җиңүчеләр исемлеге dvor.tatar сайтындагы «Документлар» бүлегендә урнаштырылган һәм программаның интерактив картасында күрсәтелә.
Иң актив катнашучылар арасында Чаллы халкы да бар: ГЭС бистәсенең 4А комплексында яшәүчеләрнең 95 проценты (1500 кеше диярлек), ә Яңа шәһәрнең 37нче комплексында 46 проценты (2909 кеше) тавыш биргән.
Яшел Үзәндә исемлеккә «Полукамушки» мәдәни кварталында урнашкан Энгельс урамындагы ишегаллары эләккән. Бу территорияләр мәдәни мирас объектлары булып тора, һәм төзекләндерү проектында ут кабельләрен җир астыннан салу, эскәмияләр урнаштыру, тротуарлар һәм уңайлы подъездлар булдыру каралган. Эшләр «Уңайлы шәһәр мохитен булдыру»ның иң яхшы проектлары федераль конкурсында җиңгән кварталның үзен төзекләндерү белән синхронлаштырылачак.
Бөтенроссия тавыш бирү «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектына керә торган «Уңайлы шәһәр мохитен булдыру» проекты кысаларында үткәрелә. Татарстанда тавыш бирү сигезенче мәртәбә уза һәм халыкка район үсешенә йогынты ясауның реаль механизмын бирә. Кампания барышында «Игелекле Татарстан» волонтерлары халыкка паркларда һәм сәүдә үзәкләрендә тавыш бирергә ярдәм итте.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии