На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Николай
    Почему перевода нет? Возможно, что здесь террористы в открытую обсуждают свои планы, а фсб спит?Мөхәммәтшин ФГОСн...
  • АНАТОЛИЙ НЕКРАСОВ
    ЧТО ЭТО ЗА НОВОСТЬ ? ЕСЛИ ПУБЛИКУИТЕ ДРУГОЙ ЯЗЫК, ДАЙТЕ ВОЗМОЖНОСТЬ ПЕРЕВОДА...Камил Ногаев: Ро...
  • С С
    охренен авторан?Ркаил Зәйдулла: Ч...

Атна уртасыннан Татарстанга кабат яңгырлы һәм яшенле тотрыксыз һава торышы киләчәк

Татарстанда кыска вакытка антициклон тәэсирендә салкынча, әмма коры һәм шактый уңайлы һава торышы урнашты. Ләкин атна уртасыннан ук циклонлы атмосфера фронтлары төбәктә һава шартларының тагын начараюына китерәчәк. Бу турында ТР Гидрометеорология үзәге фаразыннан билгеле булды.

Иртәгә, 24 июньдә, республика территориясендә явым-төшем ихтималы аз.

Төнлә һава температурасы +5..+10 градус, дип фаразлана. Көндез температура +18..+23 градуска кадәр күтәреләчәк.

Чәршәмбе төнендә, 25 июньдә, явым-төшемсез һава торышы сакланачак, термометр баганасы +8..+13 градус җылылык күрсәтә. Әмма көндез Татарстанга төньяк-көнбатыш циклонының атмосфера фронты якынлашачак. Көнбатыш районнарда кыска вакытлы яңгыр, секундына 15-18 метр тизлектә җил, шулай ук яшенле яңгыр көтелә. Һава температурасы +20..+25 градуска кадәр фаразлана.

Пәнҗешәмбе, 26 июньдә, республикада циклон тәэсирендә яңгырлар дәвам итәчәк, көндез кайбер районнарда яшенле яңгыр булуы ихтимал. Төнлә термометр баганалары +10..+15 градуска кадәр күрсәтәчәк. Көндез һава температурасы +18.. +23 кә кадәр җылыначак.

Метеорологларның якынча мәгълүматларына караганда, җомга һәм шимбә көннәрендә, 27 һәм 28 июньдә, Татарстанда һава торышын циклон билгеләячәк. Болытлы, яңгырлы һава торышы көтелә, яшенле яңгырлар булуы ихтимал. Моннан тыш, температура фоны түбәнәячәк: көндез һава температурасы 15-20 градуска кадәр генә була.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.

com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх