
Бүген, 8 июльдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматларына караганда, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар һәм яшенле яңгырлар булуы ихтимал.
Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 6-11 метр, урыны белән 14 метрга кадәр, яшен вакытында аның тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр көчәергә мөмкин.
Төнлә һава температурасы +12...+17 градус, көндез +25...+30 градуска кадәр җылы булачак.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии