Зәйдә район башлыгы ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты. Ихлас, ачыктан-ачык сөйләшү «Без бергә» педагогик-психологик ярдәм үзәгендә чәй табыны артында рәсми булмаган шартларда узды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.
Очрашу балалар музыка мәктәбендә тәрбияләнүче Злата һәм Влада Урамоваларның иҗади чыгышларыннан башланды.
Махсус хәрби операция зонасында һәлак булган якташларыбыз бер минут тынлык белән искә алынды.Хәрбиләрне аларга һәм гаиләләренә күрсәтелүче ярдәм белән таныштырдылар, шулай ук аларның үз проблемаларын район башлыгы Разиф Кәримовка да җиткерү мөмкинлеге булды. Очрашуда район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Регина Камалова, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүче волонтерлар һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты.
Разиф Галиевич хәрбиләрне шәһәр-районда башкарылган һәм планлаштырылган эшләр белән таныштырды, барлык зәйлеләр исеменнән аларга Ватан мәнфәгатьләрен яклаулары өчен рәхмәт белдерде.
Мондый очрашулар катнашучылар күңелендә җылы тәэсирләр калдыра.
«Шундый җылы очрашу оештырган өчен рәхмәт сезгә, тылның ныклы булуын тоябыз, туган яктан килгән гуманитар ярдәм безгә көч бирә, җиңүгә өнди. Туган якта рәхәт булса да, без хәрби операция зонасында кирәк, без анда сезнең иминлекне саклыйбыз», - диде хәрбиләр.
Очрашу ахырында кунакларга яңа бина буйлап экскурсия уздырдылар, биредә профессиональ ярдәм кирәк булган очракта яшьләргә һәм хәрби хезмәткәрләргә психологик ярдәм күрсәтү өчен барлык шартлар да бар.
Свежие комментарии