На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Казан метеорологы декабрьдә аномаль җылы һава торышы булу нәтиҗәләре турында сөйләде

2024 ел планетада иң җылы ел буларак тарихка керәчәк. Декабрьдә температура аномалиясе булу сәбәпле Казанда кар ятмады. Бу кошларның үз-үзен тотышына тәэсир итте, шулай ук көзге культураларга тискәре йогынты ясарга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ»га Казан профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, кышлар җылы булу сәбәпле күчмә кошларның үз-үзен тотышы үзгәрә. Ел саен кошларның күбесе шәһәрләрдә кышларга кала, чөнки сулыклар туңмый, азык базасы бар.

«Климат һәрвакыт үзгәрде, әмма хәзер ул тиз һәм кинәт үзгәрә. Шуңа күрә моңа яраклашу авыррак», - дип билгеләде Переведенцев.

Галим сүзләренчә, кар булмау уҗымнарга, ә алга таба азык-төлек балансына тискәре йогынты ясарга мөмкин. Әгәр дә суыклар килеп, һаман да кар булмаса, чәчүлекләр өши.

«Шәһәр хуҗалыгы өчен кар булмау әйбәт, юлларны чистартырга кирәкми. Әмма суыткан очракта бозлавык барлыкка килү ихтимал», - дип билгеләде ул.

 

Ссылка на первоисточник
наверх