«Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе директоры, язучы, журналист Фирдүс Гыймалтдинов «Үлемнән бер адым алдарак» әсәре турында китапны тәкъдим итү чарасында сөйләде.
«Китабыбыз өч нәшриятта чыкты, ләкин иң тиражлысы, мөгаен, «Казан утлары» китапханәсеннән булыр, чөнки бөтен республиканы колачлый торган мөмкинлек бар.
Бу китап сугыш турында түгел. Бу китап - үлем тантана иткән урында да яшәү хакының өстенрәк булуы турында. Илнур Хәертдинов утка барып кереп, шул уттан иптәшләрен коткару белән шөгыльләнгән. Үлемнән бер адым алдарак йөрергә тырышкан», - диде ул «Татмедиа» бинасындагы «Әдәби кафе»да.Автор әйтүенчә, әсәрне язуы җиңел булмаган. «Мин махсус хәрби операциядә булган кеше түгел. Ләкин Илнур кебек батырларның хәтерен сакларга тиешбез дип саныйм. Безнең читтә әзерләп куйган ватаныбыз юк, без аны сакларга тиеш. Бу китап Ватанны саклап, үзенең гомерен корбан иткән якташыбыз турында. Ул - минем күңелдә туган образ. Андагы вакыйгалар - мин фаразлаган вакыйгалар. Әсәрдәге татар әбисе Нурия апа анда булмагандыр да, ләкин ул булырга да мөмкин», - диде Фирдүс Гыймалтдинов.
«Илнур Хәертдинов узган ел алтынчы июнь төнендә иптәшен коткарырга кереп китеп вафат була. 12 июльдә Курган мөселман зиратында җирләнде. Корбан гаете көнне елын үткәрдек. Әнисе Фәния апага, Илнурның туганнарына рәхмәтлемен. Махсус хәрби операциядәге иптәшләре белән хәзер дә элемтәдә. Аллаһка шөкер, исән-саулар», - диде ул.
Фирдүс Гыймалтдинов Илнур Хәертдиновны бик җиңел аяклы кеше булган дип атады. «Вафатыннан бер ел үткәч китапны өлгертә алдык, Корбан ашында таратырга насыйп булды.
Әсәрдән өзекне Артём Пискунов укыды, ул әсәрне йөрәге аша тавышландырды. Җитәкчеләр, гади солдатлар дисеңме - Илнур бөтенесенең күңеленә кереп калган, күңелләрендә яши. Якты кеше булган, рухы шат булсын», - диде ул.- «Илнур Хәертдинов үзенең дөньяга карашы, кылган гамәлләре, уй-фикерләре белән үз буыны яугирләренең типик образын гәүдәләндерә. Автор үзенең повестендә укучыларның зур сәяси вакыйгаларның гади кеше тормышына йогынтысы турында фәлсәфи уйлануларга чакыра. Повесть Татарстан Язучылар берлегенең «Каһарманнар дәвере» проекты кысаларында язылды», - диелгән китапта.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии