Россия хәрбиләре Харьков өлкәсендәге Купянск шәһәре янында Украина Кораллы көчләре бүлекчәләренең оборонасын өзде һәм трассаның мөһим өлешен контрольгә алды.
ТАСС хәбәр иткәнчә, хәрби эксперт Андрей Марочко уңышлы азат итү гамәлләре нәтиҗәсендә безнең хәрбиләр Мясютовка авылыннан төньяк-көнбатышкарак таба юнәлештә дошманның оборона сызыгын өзде һәм отышлырак позицияләрдә урнашты, дип сөйләде.
Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.Россия Федерациясе Кораллы көчләре Двуречная-Купянск трассасының якынча ике чакрымын контрольгә ала алды. Моңарчы юлның бу өлешеннән Украина хәрбиләре актив файдалана иде.
Хәрби эксперт сүзләренчә, Украина армиясе трассаның әлеге участогын янәдән үз контроленә алырга тырыша, чөнки ул «мөһим логистик әһәмияткә» ия.
Шул сәбәпле Киев Фиголевка, Двуречная һәм Западное торак пунктлары районнарына өстәмә көчләр һәм чаралар юллады.
Свежие комментарии