2024 елның сигез аенда Габдулла Тукай исемендәге Казан халыкара аэропорты хезмәтләреннән 3,6 миллионга якын кеше файдаланган. Бу узган елдагыдан дүрт процентка артыграк. Татарстан башкаласының туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде. Очышлар структурасында 29 процентны – халыкара линия пассажирлары, 71 процентны эчке линия пассажирлары тәшкил итә, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Александра Давыдова.
«Мисал өчен, Дубайга рейслар көн саен ясала. Мисырга авиаэлемтә ике юнәлеш - Шарм-эш-Шейх һәм Хургада – буенча башкарыла. Очкычлар Шарджага атнасына өч тапкыр рейс ясый. БРИКС саммиты якынаю белән аларның саны артачак һәм самолетлар көн саен рейс ясый башлаячак», - дип искәртте Санникова.
Ул билгеләп үткәнчә, 28 сентябрьдә Казан һәм Шанхай арасында туры рейс ачылган, ә 27 октябрьдә тагын бер юнәлештә – Татарстан башкаласыннан Абу-Дабига рейс ачу ниятләнә.
Свежие комментарии