«Алтын минбәр» XXI Казан халыкара кинофестиваленә гаризалар кабул итү 1 июньдә төгәлләнә. Фестивальгә 2023 елдан да иртәрәк төшерелмәгән фильмнар кабул ителә.
«Бүгенге көндә масштаблы кинофорумда катнашырга Америка, Европа һәм Азиядән – барлыгы 59 ил кинематографистларыннан гаризалар кабул ителде. Инде кабул ителгән эшләр арасында документаль кино, анимацион картиналар, тулы һәм кыска метрлы нәфис фильмнар бар», дип хәбәр итә кинофестивальнең матбугат үзәге.
Фестивальдә катнашу өчен гаризалар 1 июньгә кадәр info@kazan-mfmk.com электрон почтасына яки https://kazan-mfmk.com/application/ рәсми сайты аша кабул ителә
- Фестиваль Казанда 2025 елның 5 -9 сентябрь көннәрендә үтәчәк.
Свежие комментарии