Кытай лидеры Си Цзиньпин кино өлкәсендә Кытай һәм Россия арасында хезмәттәшлек итү тәкъдимен җиткерде. РФ Президенты Владимир Путин, БРИКС саммитында сәясәтчеләр арасында үткәрелгән сөйләшүләрнең нечкәлекләре турында журналист Павел Зарубинның соравына җавап биреп, шулай дип белдерде. Элегрәк аларның аралашуын чагылдырган кадрлар чараның трансляциясендә күренеп киткән иде.
«Кытай Халык Республикасы Рәисе кичке чаралар барышында безнең кинематографистлар бер-берсе белән тыгызрак эшләсен иде дигән тәкъдимен җиткерде. Хәзерге вакытта, мәдәният министры (Ольга Любимова – Т-и иск.) хәбәр иткәнчә, бер Россия-Кытай фильмы әзерләнә. Мин Кытай Халык Республикасы Рәисе хаклы дип уйлыйм: уртак героик тарих, матур тарихи сәхифәләр, шундый әйберләр күп, тамашачылар һәм киң аудитория алар хакында белер иде, әмма бу вакыйгалар хакында бик азлар белә», - диде Путин.
Россия лидеры әйтүенчә, хәзерге вакытта Россия-Кытай кинематографистлары әзерли торган фильмда 1926/27 еллардагы вакыйгалар хакында сүз бара.
Путин билгеләп үткәнчә, Россиянең сәнгать эшлеклеләре үз эшен бик матур итеп, иң югары дәрәҗәдә башкара һәм Кытай белән көчләрне берләштергәч, бик яхшы продукт килеп чыгарга мөмкин.
«Без хезмәттәшлек белән кызыксынабыз», - дип искәртте Путин.
Ул шулай ук Кытайда Россия киносын бик яратуларын һәм бу өлкәдәге хезмәттәшлекнең РФ кинематоргафистларына үзләренең һөнәри осталыгын раслау өчен чираттагы мөмкинлек булачагын әйтте.
Свежие комментарии