Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев туган көне белән җылы котлаулар өчен барысына да рәхмәт белдерде. Бу хакта республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов телеграм-каналында хәбәр итте. Искәртик, 2024 елның 20 гыйнварында аңа 88 яшь тулды.
«Минтимер Шәрип улы янына кердек! Сезгә җылы сүзләрегез һәм котлауларыгыз өчен рәхмәт әйтүемне сорады!
», – дип язган республика җитәкчесе.
Фото: © Рөстәм Миңнехановның телеграм-каналыннан
Шулай ук Миңнеханов очрашудан фото да куйган.

Фото: © Рөстәм Миңнехановның телеграмм-каналыннан
Свежие комментарии