Сишәмбе, 12 ноябрьдә, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, иртән республиканың кайбер районнарында томан көтелә, ә көндез урыны белән бераз кар, җепшек кар ява.
Татарстан Республикасында көнбатыш җиле исә. Аның тизлеге секундына 6-11 метрны тәшкил итә, әмма көндез җил секундына 14 метрга кадәр көчәергә мөмкин.
Көндез максималь һава температурасы -2..+1 градус була. Юлларда урыны белән бозлавык барлыкка килү ихтимал.
Свежие комментарии