На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Шахмат федерациясе Татарстанда мәктәп шахмат программалары булдырырга ярдәм итәргә әзер

Татарстан вице-премьеры һәм республиканың Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Россия шахмат федерациясенең башкарма директоры Александр Ткачев белән очрашты. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге телеграм-каналында хәбәр ителә.

Федерациянең попечительләр советына Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев та керә.

100 ел элек оештырылган федерация илдә шахматны үстерү белән шөгыльләнә: ярышлар оештыра, Россия шахматчыларына ярдәм итә, инфраструктураны үстерә һәм әлеге интеллектуаль уенны популярлаштыра.

Халыкара шахмат федерациясе мастеры һәм шахматчы Александр Ткачев Курск һәм Самара өлкәләрендә мәктәп укучылары арасында шахматны популярлаштыруның уңай тәҗрибәсе турында сөйләде. Курск өлкәсендә яңа уку елыннан шахмат буенча факультативлар кертелгән.

Шахмат уены игътибарны, түземлелекне, стратегик фикерләүне, иң яхшы чишелеш юллары эзли белүне һәм иҗади карашны үстерә, дип билгеләп үтте Ткачев.

Очрашуда Ткачев Татарстан мәктәп укучылары арасында шахматны популярлаштыру мөмкинлеге турында уйларга тәкъдим итте. Федерация педагоглар әзерләүдә ярдәм итәргә әзер, дип ышандырды ул.

Моннан тыш, ул Равил Әхмәтшинны һәм республика җитәкчелеген Федерациягә һәм Шахмат музеена, шулай ук Шахмат буенча Россия чемпионатының суперфиналына чакырды. Суперфинал Мәскәүдә 1 октябрьдә башланачак һәм ике атна дәвам итәчәк.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.

youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх