На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Николай
    А почему перевода нет? ФСБ-шники, вы куда смотрите? Тут террористы свои планы обсуждают, а вы и ухом не ведёте.Төмән өлкәсендәге...
  • Татьяна Рублева
    твоя моя не понимает!Татарстанда кешел...
  • Сергей Еремин
    ?777777Казанда «Биш буын...

Балтачта «Серле вак бәлеш» чарасын үткәрделәр

Балтач районы «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы хезмәткәрләре, «Милли ашлар» кафесы белән мөмкинлеге чикле кешеләрен туплаган «Фикердәш» клубы вәкилләре өчен «Серле вак бәлеш» дип аталган кулинар бәйге уздырды. Бәйге «Фикердәш» клубы җитәкчесе Чулпан Габделганиева инициативасы белән үткәрелде. Бу хакта «Хезмәт» сайтында Фирүзә Гатиятуллина яза.

Чарада катнашучылар вак бәлешләр пешерде.

Аларга камырны «Милли ашлар» кафесы әзерләп бирде, ә эчлекне конкурсантлар өйләреннән алып килде.

«Серле вак бәлеш» дип аталган әлеге күңелле чара берничә этаптан торды: катнашучылар вак бәлешнең барлыкка килү һәм ясалу тарихы белән танышты, үзләре вак бәлешләр әзерләде, камырны матурлап бөрү серләренә төшенде, Альбина Анатольевна җитәкчелегендә «кияү пәрәмәче» ясады, интеллектуаль уенда катнашты.

Бәйгедә катнашучының һәркайсы аерым бер номинациядә бәяләнде һәм бүләкләнде. «Милли ашлар» кафесы җитәкчесе Альбина Анатольевна һәм жюри әгъзасы Лилия Разгиловна конкурсантларга махсус бүләкләрен дә тапшырды.

 

Ссылка на первоисточник
наверх