Шимбә көнне, 28 июньдә, Казанда узучы Яшьләр көне чараларына керү ирекле булачак, ләкин чара сайтында алдан теркәлергә кирәк.
Теркәлү бик гади һәм бу процесс бер минутка якын вакытны алачак. Мәйданчыкларга кергәндә телефонга җибәреләчәк билетны күрсәтергә кирәк.
«Урам» экстрим-паркы һәм Максим Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркы бәйрәмнең үзәк мәйданчыклары булачак.
«Мәйданчыкларны бу рәвешле бүлү уңайлылык һәм иминлекне тәэмин итү өчен кирәк. Бер үк вакытта бер урынга 50 мең кеше җыелгач, бу уңайсызлык тудыра. Өстәвенә, бәйрәмдә үз активлыкларын урнаштырырга теләгән партнерлар саны да елдан-ел арта бара», - дип аңлатты бу карарны ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.
Бәйрәм программасы 10.00 сәгатьтә башланып, 22.00 сәгатьтә Горький паркында концерт белән тәмамланачак. Җырчы Дора бәйрәмнең хедлайнеры булачак.
Яшьләр көне программасы вакыйганың сайтында урнаштырылган. Актуаль мәгълүматны социаль челтәрләрдә дә («День молодежи | Татарстан» Telegram-каналында һәм «ВКонтакте»да «Молодежь Татарстана» сәхифәсендә) белергә мөмкин.
Быел бәйрәм өчен «Бел, ярат, горурлан, күбәйт» концепциясе тәкъдим ителгән. Фестиваль «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә. Ул шулай ук ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән «Татарстанда җәй» программасының бер өлеше булып тора.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии