На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    ТЕПЕРЬ УЖЕ ЖИДЫ СТАЛИ ПРОПОГАНДИРОВАТЬ ИСЛАМ...Россия ислам инст...
  • Андрей Зарубкин
    Разве татары в России не знают русский язык?Ләйлә Фазлыева Та...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Рөстәм Миңнеханов...

Түбән Кама музеенда җирле рәссамнарның «Алар Ватан өчен көрәштеләр» күргәзмәсе эшли

Түбән Кама комплекслы музеенда Ватанны саклаучылар елын җирле рәссамнарның «Алар Ватан өчен көрәштеләр» күргәзмәсе белән ачтылар. Экспозиция махсус хәрби операция геройларына һәм катнашучыларына, шулай ук төрле тарихи елларда Ватанны саклаган кешеләргә багышланган. Бу хакта https://tat.e-nkama.ru/ сайтында хәбәр ителә.

Ачылышта шулай ук тыл геройлары – алгы сызыктагыхәрбиләргә ярдәм итүче волонтерлар турында да сөйләштеләр. Рәссам Илдус Мортазин үз хезмәтләре белән Җиңүне якынайтучы Лариса Орлова, Владимир Матвеев, Александр Ребров, Римма Корбанова һәм Фидаил Зарипов портретларын тәкъдим итте.

Хәрбиләрнең имзасы төшерелгән флаглар күргәзмәнең үзәк элементларының берсе булды, аларны «Мәрхәмәтле йөрәкләр» проекты инициаторы Лариса Орлова җитәкләгән гуманитар ярдәм пункты тапшырган.

 

Ссылка на первоисточник
наверх