На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Васил Шәйхразыев Омск өлкәсендә Сабантуйга әзерлек турында сөйләшәчәк

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсендә.

«Аэропортта аны Омск өлкәсе Эчке сәясәт министры Анастасия Терпугова, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, Омск шәһәре «Ибир» (Себер) җирле татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Тамир Алимбаев, Омск өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Радик Миңнеханов каршы алдылар», – дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Биредә Омск өлкәсе Губернаторы Виталий Хоценко белән рәсми очрашу планлаштырылган. Шулай ук Омск өлкәсендә XXVI Федераль Сабантуйга әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышы узачак, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх