На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Пензада «Минем күңелем – минем Ватаным!» милли мәдәниятләр фестивале булды

4 февральдә Пенза шәһәренең 71 номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Минем күңелем – минем Ватаным!» милли мәдәниятләр фестивале булды. Чарага Сурск краенда яшәүче халыкларның бай мәдәни мирасы белән танышырга теләүче бик күп катнашучылар һәм кунаклар җыелды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Фестивальдә Пенза өлкәсенең «Ак калфак» татар хатын-кызлары җәмгыяте вәкилләре Зөлфия Тугушева, Фирдәвес Тумеркина, Динә Янгуразова катнашты. Алар татар көнкүреше әйберләре, декоратив-гамәли сәнгать элементларына багышланган экспозиция әзерләде.

«Шулай ук милли аш-суны тәкъдим итү дә бәйрәмнең якты вакыйгасы булды. Фестиваль кунаклары чәк-чәк, пәрәмәч, бавырсак, кош теле кебек татар ризыклары белән сыйланды. Бәйрәм концерт программасы белән төгәлләнде. Концерт төбәкнең төрле мәдәниятләре һәм халыклары арасындагы бердәмлекнең матур үрнәге булды», ди оештыручылар.

Пенза шәһәренең 71 номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Ирина Гусевага әлеге искиткеч чараны оештырганы һәм катнашырга чакырганы өчен рәхмәт белдерәбез. Фестиваль дуслык, үзара хөрмәт итешү һәм Ватанга мәхәббәт бәйрәме булды, диелә хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник
наверх