На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Казанда Ак мәчет территориясен төзекләндерәчәкләр

Казанда Ак мәчеткә яктырту урнаштырачаклар. Шулай ук территорияне төзекләндерү һәм бинага инженерлык коммуникацияләре үткәрү планлаштырыла. Проект тарихи-мәдәни экспертизаның уңай бәяләмәсен алырга тиеш, дип хәбәр итә ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты.

Күптән түгел, октябрь уртасында, Кызыл Татарстан урамында урнашкан гыйбадәт йорты ишекләрен ачты.

Белгечләр аның тарихи йөзен торгызганнар.

Документ нигезендә, бинаны һәм аның тирәсендәге территорияне яңарту дәвам итәчәк. Тышкы коммуникацияләр: суүткәргеч, канализация, электр челтәрләре, газ белән тәэмин итү, җылылык челтәрләре салу планлаштырыла. Шулай ук түбә уртасында урнашкан манарада архитектур яктырткыч барлыкка киләчәк.

 

Ссылка на первоисточник
наверх