Чаллы Сабан туе хедлайнеры Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты Салават Фәтхетдинов була. Автошәһәрдә Сабан туе 15 июньдә уза. Бу хакта матбугат конференциясендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Винер Харисов сөйләде.

Спикер белдергәнчә, артистның чыгышы бәйрәм бизәге була, дип яза «Татар-информ».

«Яр буе» паркы мәйданында кичке концертта Чаллының популяр артистлары һәм «Күңел» радиостанциясе алып баручылары чыгыш ясаячак. Алар арасында Федор Кузнецов, Лилия Букеева, Нияз Хәмәтшин, Ильмира Нәгыймова, Марат Яруллин, Лилия Хәйруллина, Әлфинә Әгъзамова, Рафис Кәлимуллин, Илдус Дәүләнов һәм «Айфара» төркеме бар.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Салават Фәтхетдинов Бөгелмәдә Сабан туенда чыгыш ясады.
Чаллы Сабан туенда Салават Фәтхетдинов чыгыш ясаячак
Понравилась статья? Подпишитесь на канал, чтобы быть в курсе самых интересных материалов
Подписаться
Свежие комментарии