На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...
  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...

Бөгелмә тыл хезмәтчәннәренә Бөек Җиңү юбилеена медальләр тапшырылды

Бөгелмәдә сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәренең каһарманлыгы хөрмәтенә Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан гамәлгә куелган юбилей медальләрен тапшыру дәвам итә. Бу хакта «Бөгелмә авазы» хәбәр итә.

Бөгелмәдә яшәүче, тыл хезмәтчәннәре Александра Буторина һәм Мәйсәдә Мөгыйнова «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» медальләренә лаек булды.

Сугыш ветераннарына юбилей бүләкләрен район Башкарма комитеты җитәкчесе Артур Гершиков тапшырды.

Ул билгеләп үткәнчә, ветераннарның тормыш юлы кыюлык, патриотлык һәм рухи көч үрнәге булып тора. Артур Гершиков Александра Макаровна белән Мәйсәдә Ризатдин кызына озын гомер, иминлек һәм яхшы кәеф теләде.

Ветераннарның котлауларына предприятиеләр һәм социаль яклау бүлеге вәкилләре дә кушылды.

 

Ссылка на первоисточник
наверх