На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...
  • Анна Эржибова
    Пора учить татарский,кроме башки мастер ничего не понялаРоберт Миңнуллин ...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Талия Миңнуллина ...

Азат Кәримов: Киләчәк буын милләтпәрвәрлекне саклап, дөрес тәрбиядә үссен иде

Фото: © «Татар – информ», Рамил Гали

27 май көнне Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры зур сәхнәсендә «Кайтаваз. Илһам Шакиров» дип исемләнгән концерт узачак. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында хәбәр иттеләр.

«Без, иҗатчылар, бөек Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова язмышлары белән кызыксынып, аларның «фанатлары» булып үскәнбез, һәм күпмедер дәрәҗәдә аларның чагылышларын бүгенге көнгәчә яшәтергә телибез.

Аларның дөнья кыйммәтләрен бүгенге дөнья кыйммәтләренә тиңдәш итеп, тирә-юньдә чүп үләне түгел, ә кирәкле орлыклар үссен иде. Киләчәк буын милләтпәрвәрлекне саклап, дөрес тәрбиядә үссен иде», – дип башлап җибәрде сүзен Татарстанның атказанган артисты Азат Кәримов.

Аннары ул 2008 елда Әлфия Авзалова белән бәйле якты хатирәсе белән бүлешеп китте.

«Актаныш районында Әлфия апаның конкурсында катнашабыз. Мин сәхнәгә чыктым, җырлый башладым, тик бер мәлне туктап калдым. Жюрида берничә кеше утыра иде, алар арасыннан миңа Әлфия Авзалова: «Улым туктама, сиңа туктарга ярамый», – диде. Минем өчен бу – иң кадерле, тәэсирле сүзләр булган иде», – диде ул.

Азат Кәримов Илһам Шакировның бөеклегенә дә игътибар итте. Җырчыны белмәгән кеше юк икәнен, аның җырларының кыйммәтен билгеләп үтте.

Шулай ук, ул «Калеб»нең максаты – халыкны, яшьләр тарафыннан иҗат ителгән үз җырлары белән, Илһам Шакировның бөеклегенә, халыкны татар теленең тирәнлегенә алып кайту булуын ассызыклады.

 

Ссылка на первоисточник
наверх