На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • vladstamp
    Что за бред сивой кобылы????Себер Сабан туенд...
  • Владимир Евдокимов
    Хрен поймешь, что он говорит, хотя я татаринМөхәммәтшин: Тата...
  • Evgenija Palette
    Сдается мине, Беня.... что после ЭТОЙ ПОХАБНОЙ ИНВАЗИИ приблудных "Соотечественников", и ЭТИМ НЕ СДОБРОВАТЬ...Буа мөхтәсибәтенд...

Казанда Коллектив иминлек килешүе оешмасы тышкы эшләр министрлары советы утырышы уза

Бүген, 10 июньдә, Казанда Коллектив иминлек килешүе оешмасы әгъза-дәүләтләренең тышкы эшләр министрлары советының сессияара утырышы узачак. Аны Россия Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы Сергей Лавров үткәрәчәк.

РФ Тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Мария Захарова элегрәк Коллектив иминлек килешүе оешмасы илләренең тышкы сәясәт ведомстволары җитәкчеләре тар составта халыкара һәм төбәк куркынычсызлыгы мәсьәләләре, дөньядагы агымдагы вазгыять һәм оешма кысаларында алга таба хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышачаклар дип белдергән иде.

Моннан тыш, Сергей Лавров хезмәттәш-дипломатларга Коллектив иминлек килешүе оешмасында Россия рәислегенең өстенлекләрен гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән инициативалар турында хәбәр итәргә ниятли.

РФ тышкы эшләр министры Казанга кичә килде, Татарстан башкаласы аэропортында аны гадәттәгечә чәкчәк белән каршы алдылар.

Коллектив иминлек килешүе оешмасы составына алты ил керә. Бу Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Россия һәм Таҗикстан.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх