Казанда Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Тантаналы чара Дәрвишләр бистәсендәге Сәет-Галиев исемендәге мәдәният сараенда оештырылды.
«Сез барыгыз да үзегезне икътисадның мөһим тармакларының берсенә багышладыгыз, сәнәгать һәм социаль объектларның эшләве турыдан-туры шул өлкәгә бәйле.
Сезнең хезмәтегез нәтиҗәсендә өйләргә җылылык, су, электр һәм газ килә», – дип мөрәҗәгать итте Татарстанның беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин бәйрәмгә җыелучыларга.Ул искәртеп үткәнчә, торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренең эше һәрвакыт күз алдында, республикада яшәүче һәркем аның нәтиҗәләрен көн саен тоя һәм бәяли. Үз чиратында, Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин бүген торак-коммуналь хуҗалык икътисадның мөһим һәм социаль әһәмияткә ия тармакларыннан берсе булуын билгеләп үтте.
«Үз эшегезнең остасы буларак, сез кайчак техник белемнәр генә түгел, чыдамлык, фидакарьлек һәм зур сабырлык таләп итә торган кыенлыклар белән дә очрашасыз. Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, тотрыклылык, яңа казанышлар һәм уңышлар телим», – дигән котлауларын җиткерде министр ТКХ өлкәсе хезмәткәрләренә.
Алдынгы хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләре тапшырганнан соң бәйрәм кунаклары каршында иҗат коллективлары һәм татар эстрадасы йолдызлары чыгыш ясады.
Свежие комментарии