На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә Тинчурин театрының гастрольләре узачак

Тамашачыларга күрсәтеләчәк спектакльләрнең берсе – быелгы сезонның премьерасы.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры яңа сезонның беренче премьерасын Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә күрсәтергә җыена. 8-9 октябрьдә бу шәһәрләрдә Тинчурин театрының гастрольләре узачак.

Тинчуринлылар гастрольләргә «Таһир-Зөһрә» мәхәббәт турында риваятен (автор – Фәтхи Бурнаш, режиссер – Зөлфәт Закиров) һәм «Гомер буе сине көтәм» мелодрамасын (авторы – Илһам Гали, режиссер – Рәшит Заһидуллин) алып чыга.

Түбән Кама шәһәренең Халык иҗаты йортында 8 октябрь 14.00 сәгатьтә «Таһир-Зөһрә» мәхәббәт турында риваяте, 18.30 сәгатьтә «Гомер буе сине көтәм»» мелодрамасы күрсәтеләчәк.

9 октябрьдә Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда 14.00 сәгатьтә «Таһир-Зөһрә» мәхәббәт турында риваяте, 18.30 сәгатьтә «Гомер буе сине көтәм»» мелодрамасы тәкъдим ителәчәк.

  • Тинчурин театрының Кама аръягына уза торган гастрольләре традицион рәвештә яз һәм көз уза. Соңгы тапкыр Чаллыда гастрольләр быелның 12-13 мартында узган иде. Анда Тинчурин театры Гаяз Исхакыйның «Җан Баевич» һәм Шамил Фәрхетдиннең «Ай, былбылым» спектакльләрен күрсәтте.

 

Ссылка на первоисточник
наверх