На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...
  • Анна Эржибова
    Пора учить татарский,кроме башки мастер ничего не понялаРоберт Миңнуллин ...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Талия Миңнуллина ...

Иранның Шахид-Раджаи портында шартлау сәбәпле, зыян күрүчеләр саны 1139 кешегә җиткән

Иранның Шахид-Раджаи портындагы шартлау сәбәпле, зыян күрүчеләр саны 1139 кешегә җиткән. Бу хакта хөкүмәт вәкиле Фатеме Мохаджерани хәбәр итте. Аның сүзләренчә, вазгыять контрольдә тора, ә кайбер зыян күрүчеләр Шираз һәм Лурестанга һава транспорты белән эвакуацияләнгән. ТАСС шул хакта яза.

Гадәттән тыш хәл шимбә көндез килеп чыкты.

Якынча мәгълүматлар буенча, 25 кеше һәлак булган. Һәлакәтнең сәбәпләре әлегә төгәл ачыкланмаган, әмма шартлау химикатлар складында булганлыгы билгеле.

Бу хәлнең версиясе төрлечә: New York Times сәбәбе ракета ягулыгында кулланыла торган компонент булган дип фаразлый, ә Tasnim ягулык резервуарының януы турында хәбәр итә. Шул ук вакытта Иран компаниясе гадәттән тыш хәл нефть инфраструктурасына кагылмады дип белдерә — Нефть эшкәртү заводы һәм торба үткәргечләр штатлы режимда эшләвен дәвам итә.

Ссылка на первоисточник
наверх