2025 елның 21 маенда Казанда «Идел – Янцзы» Советының халыкара хезмәттәшлек буенча бишенче утырышы уза. Чара Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Кытай Халык Республикасының Дәүләт советы премьер-министры Чжан Гоцинның уртак җитәкчелегендә үтәчәк.
Совет утырышында Россиянең 14 төбәгеннән һәм Кытайның 6 провинциясеннән килгән делегацияләр катнаша.
Очрашуның төп темалары: сәнәгать, логистика, авыл хуҗалыгы һәм җитештерү сәнәгате өлкәләрендә хезмәттәшлекне үстерү.Эшлекле өлештән тыш, катнашучылар өчен мәдәни программа да әзерләнгән, шул исәптән Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта булу, Казан федераль университетында Югары уку йортлары ассоциациясе форумын ачу, Дан Мемориалына чәчәкләр салу һәм Казан Кирмәне буйлап экскурсия дә каралган.
Утырыш йомгаклары буенча, икеяклы элемтәләрне ныгытачак берничә төбәкара килешү имзалау көтелә.
Әлеге вакыйга кысаларында «Идел-Янцзы» Югары уку йортлары ассоциациясенең VIII форумы да узачак. Аны Россия һәм Кытай ягыннан Ассоциация рәистәшләре – Сергей Дмитриев һәм Ван Цзиньсун ача. Югары уку йортлары ректорлары һәм проректорлары мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышачак, уртак программалар үсешенә, академик мобильлелеккә, цифрлаштыру шартларында финанс белгечлекләрен трансформацияләренә, фәнни хезмәттәшлекне тирәнәйтүгә һәм югары белемне интернационализацияләүгә аерым игътибар биреләчәк.
Свежие комментарии