На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Васил Шәйхразыев Уфадагы «Ихлас» мәчете белән танышты

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Башкортстан Республикасында. Ул Уфа шәһәре Киров районындагы «Ихлас» мәчетендә алып барылган төзекләндерү эшләре һәм әлеге дини үзәкнең эшчәнлеге белән танышты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ташландык кинотеатрны 2001 елда төзекләндереп «Ихлас» мәчете итеп ачалар. Мәчетнең беренче имамы күренекле дин әһеле Мөхәммәт хәзрәт Галләмов була. Бүгенге көндә мәчетнең имам-хатыйбы – Башкортстанда Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Альфред Дәүләтшин.

«Ихлас» – Башкортстанның һәм Россиянең алдынгы мәчетләренең берсе. Бүген «Ихлас» мәчете 1 гектарга якын мәйданда урнашкан 4 бинадан торган комплекс. «Ихлас» берләшмәсенең үз нәшрияты, телестудиясе бар. Мәчет каршында Ислам, Коръән уку, Гарәп грамотасы, каллиграфия курслары эшли. Мәчеттә төбәктәге иң яхшы Ислам китапханәсе дә урнашкан.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх