Бүген Татарстанның Питрәч районындагы ике мәктәптә махсус хәрби операция зонасында һәлак булган чыгарылыш сыйныф укучылары хөрмәтенә истәлек такталары ачылды.
Керәшен Сәрдәсе авылында биредә туып-үскән һәм мәктәп тәмамлаган Дмитрий Иванович Канашевның истәлеген мәңгеләштерделәр. Тантанада аның әнисе Римма Николаевна һәм әтисе Иван Дмитриевич катнашты. Мәктәп директоры Нина Фадеева, хисләрен көчкә тыеп торып, егетне искә алды.
«Ул минем укучым. Мин аның беренче укытучысы булдым, аннары югары сыйныфларда татар теле һәм әдәбиятын укыттым.
Сөйләргә бик авыр... Шундый яшь, тыйнак, тугры дус һәм әти-әнисе өчен таяныч», - дип уртаклашты Нина Валентиновна.Дмитрий Канашев Донецк Халык Республикасында «95396 кыр почтасы» хәрби часте составында шофер-атучы булып хезмәт иткән. Ул 2024 елның 8 сентябрендә Новоселовка Первая торак пункты районында һәлак булган.
Шәле авылында Ренат Рифхәт улы Борһанов хөрмәтенә истәлек тактасы ачылды. Ул районнан беренчеләрдән булып махсус операция зонасына киткән һәм 2023 елның 25 августында һәлак булган. Тантанада аның әнисе, абыйлары, туганнары, дуслары һәм авылдашлары катнашты.
Геройларны искә алу өчен башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Марина Харитонова, мәгариф бүлеге башлыгы Дарья Юматова, авыл җирлекләре башлыклары һәм хәрби хезмәт ветераны Фәрит Вәлиев килде.
«Югалту ачысын бераз җиңеләйтә алган бердәнбер нәрсә – ул безнең хәтер. Без аларның корбаны юкка булмавын аңларга тиеш. Алар тынычлык һәм азатлык хакына үз гомерен корбан итте. Улларыгызны чын патриотлар итеп үстергәнегез өчен рәхмәт сезгә, ата-аналар. Без сезнең белән бергә кайгырабыз», – диде Марина Харитонова.
Элегрәк, 3 мартта, Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашты. Татарстан җитәкчесе республикадан махсус хәрби операциягә 38 169 мобилизацияләнгән кеше һәм контрактчы китүе турында сөйләде. «Бездә 15 Россия Герое бар, шуларның җидесенә бу исем үлгәннән соң бирелде. Республикадан 1829 хәрби хезмәткәр Батырлык ордены белән бүләкләнде», – диде ул.
Фото: Питрәч районы матбугат хезмәте
Свежие комментарии